Азнакайда узган авыл яшьләре спартакиадасында утын да кистеләр
СПОРТ

Азнакайда узган авыл яшьләре спартакиадасында утын да кистеләр

14 нче спартакиада быел Актүбә бистәсендә уза

Төрле спорт ярышлары белән беррәттән авыл халкы бүрәнә кисүдә дә сынау тотты. Аркылы пычкы белән утын кисүчеләр арасында хатын-кызлар да бар иде. Быел да әлеге ярышларда Әгерҗе егетләре беренчелекне бирмәде,  күз ачып йомганчы - 8 секунд эчендә бүрәнәне аркылы кисеп чыгарып, алар янә рекорд куйдылар. Әлкәй авылы командасы икенче урынны алды. Әсәйлеләр - өченчедә калдылар.

 


Нет комментариев