Азнакайда авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышы үтте
Районда авыл яшьләре спартакиадасына әзерләнәләр
Шәһәрнең чаңгы базасында 23 февраль көнне Тымытыкта узачак авыл яшьләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте. Анда Актүбә бистәсе һәм авыл җирлекләреннән 21 команда катнашты.
Ярышлар эстафета тибында үтте. Һәр командадан берешәр ир-егет һәм хатын-кыз бер чакрым арага узыштылар.
Быел чаңгы ярышында Актүбә бистәсе командасы беренче урынны яулады. Карамалы егет-кызлары — икенче, сукаешлылар өченче булдылар.
Спартакиада кысаларында аерым спорт төрләре буенча айлап алу ярышлары дәвам итә. 17 февраль көнне тагын да «кызу» булачак. Бу көнне авыл җирлекләре командалары хоккейда көч сынашачак. Уеннар Актүбәдә, Кәкре Елга, Әсәй һәм Тымытык авылларында үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев