Азнакай районы авыл яшьләре спартакиадасы җиңүчесе билгеле!
Авыл яшьләренең 14 нче кышкы спарткиадасы быел Актүбә бистәсендә узды.
Авыллары өчен янып-көеп йөрүчеләр көрәш, аркан тарту, кул көрәше, волейбол, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, утын кисү, хоккейда ярыштылар.
Спартакиада ярышларын район башлыгы урынбасары Роза Галеева ачып җибәргәннән соң, спортчылар уеннар оештырыласы мәйданнарга таралыштылар. Ярышлар "Барс" спорт мәктәбе, Ю. Гагарин исемендәге мәдәният йорты һәм 3 нче мәктәп базаларында үтте.
Көн дәвамына сузылган уеннарның нәтиҗәләре буенча пьедесталының беренче баскычына Актүбә эшчеләр бистәсе һәм Әгерҗе авыл җирлеге командалары күтәрелде. Тымытык - икенче, Мәлбагыш егет-кызлары өченче булдылар.
Спарткиадада катнашкан барлык командаларга да җирлекне төзекләндерүгә акчалата сертификатлар, ә беренче урын өчен ул 1 миллион сумны тәшкил итә, шәхси беренчелектә җиңүчеләләргә бүләкләр тапшырылды.
Бу хакта тулырак - "Маяк" газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев