Азнакай боксчылары төбәкара турнирда катнаштылар
СПОРТ

Азнакай боксчылары төбәкара турнирда катнаштылар

Оренбург шәһәрендә бокс буенча турнир узды.

Оренбургта шәһәрнең Мактаулы гражданины Жданов Арнольд Григорьевич истәлегенә узган төбәкара бокс турнирында Мәскәү, Татарстан, Башкорстан, Казахстан һәм Оренбургтан 140 спортчы катнашты.

Район данын яклап чыгыш ясаган "Юбилейный" спорт мәктәбе боксчысы Рияз Гәрәйшин үз авырлык категориясендә икенче урынга лаек булды.

Искәндәр Шәрипов һәм Самир Байкин бронза медальләр яуладылар.

Спортчыларның тренеры - Равил Йосыпов.


Нет комментариев