Авыл яшьләре спартакиадасында кул көрәше иң көчлеләрне җыйды
Карамалы авылында быел финал ярышлары гына үтте. Спортчылар төрле авырлык категорияләрендә көч сынашты.
Армрестлинг буенча өч тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исеменә лаек булган Күктәкә авылы егете Рәлиф Морзакаев яшьләр спартакиадасында сигезенче елын катнаша икән. 80 кг кадәр авырлыкта җиңү өчен Рәлиф Морзакаев һәм Сарлыдан Ильяс Кадыров көрәште. Бу юлы да Рәлиф көчлерәк булып, әлеге авырлыкта чемпион исемен яулады.
Команда беренчелегендә Карамалы спортчылары җиңү яулаган булса, тымытыклылар икенче урынны алды. Актүбә көмандасы - өчтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев