Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Актүбә бистәсендә авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы старт алды

Мондый ярышлар районда 14 нче тапкыр уздырыла

Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы әлеге спартакиада  Актүбә бистәсендә уза.
Анда Актүбә бистәсе һәм авыл җирлекләреннән килгән 27 команда спортның кул көрәше, аркан тарту, волейбол, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашачак. Кайбер төр ярышлар буенча сайлап алу  турлары үткәрелеп, финалга чыгучылар инде билгеле.
Спартакиадада катнашучы спортчыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева  тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен юллады.
Бадминтон һәм чаңгы ярышында җиңүчеләр инде билгеле. Чаңгыда быел Актүбә командасы җиңү яуласа, бадминтонда Кәкре Елга егет-кызлары алдынгы булды. Башка төрләр буенча җиңүчеләр бүген ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев