Чаңгыда шуу сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кәеф күтәрелә, буыннар языла, йөрәк-кан тамырлары кислород белән күбрәк туена.
– Чаңгы, чанада шуарга яратучылар өчен быелгы кыш менә дигән: кары да җитәрлек, көннәр дә җылы... Мин үзем көн саен чаңгыда 10 чакрым ара узарга тырышам. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кәеф күтәрелә, буыннар языла, йөрәк-кан тамырлары кислород белән күбрәк туена. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, чаңгыда шуу үпкә юллары авыруларын кисәтә, организмны ныгыта. Шуңа һәркемне чаңгыга басарга чакырам!
Нет комментариев