Азнакаево
  • Рус Тат
  • Поликлиника ничек эшли, инсулин алырга кирәк иде?

    Азнакайдан үзен И.Ф. дип куйган укучыбыз социаль челтәр аша шундый сорау биргән иде. Газета укучыбызның соравын район үзәк сырхауханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Руслан Магомедовка юлладык.

    Ул түбәндәге җавапны бирде:

    –Эш көннәрендә поликлиника 15.30 сәгатькә кадәр эшли, чөнки карантин таләбе буенча 16.00 сәгатьтән соң урамда йөрү катгый тыела, хезмәткәрләр өйләренә кайтып җитәргә өлгерергә тиеш. Поликлиникада бары тик экстрен кабул итүләр генә үткәрелә, табибларның планлы кабул итүе һәм вакцинация Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы белән вакытлыча туктатып торыла.

    Инсулин алу өчен үз участогыгызга шалтыратып әйтегез. Аны өегезгә китереп бирәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: