Мәнәвездә су кайчан була?
Карантинның бишенче көне, Мәнәвездә икенче тапкыр инде су юк, әле беренчесендә дә суның сарылыгы бетмәгән иде.
Әлеге сорауга “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе”ннән түбәндәге җавапны алдык.
– Су бирүдә өзеклекләр линияләрдә килеп чыккан аварияләр белән бәйле. 31 мартта чаңгы базасы тирәсендә, 2 апрельдә Гыйльфанов һәм Яшьләр урамнары чатында ремонт эшләре алып барылды. Өченче авария Озерная урамында булды. Бүген биредә ремонт эшләре төзәлләнде, су белән тәэмин ителештә өзеклекләр юк.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев