ҖИҢҮ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Азнакайлылар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар
Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына үз гомерләрен биргән кешеләр хөрмәтенә Монолит микрорайонының Стәрле Елга урамындагы бушлыкка 800дән артык юкә үсентесе утырттылар.
-
Азнакайда район башлыгы Ватан сугышы ветераннары янында булды
Районыбызда күптәннән килгән йола буенча, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиңү көне алдыннан ветераннарыбызның өйләрендә барып якынлашучы бәйрәм белән котлады, Россия Президенты, Татарстан Рәисенең дә тәбрикләүләрен җиткереп, изге теләкләрен ирештерде.
-
Азнакайлылар Җиңү диктанты яздылар
Инде бишенче ел үткәрелеп, матур традициягә әверелә барган Җиңү диктанты язуда һәр елны дөньяның дистәләгән илләре катнаша.
-
Азнакайда контракт хезмәте буенча “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте
“Түгәрәк өстәл” сөйләшүен район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов алып барды.
-
Азнакайлыларны Чернобыль фаҗигасен искә алу митингына чакыралар
26 апрель көнне 13.00 сәгатьтә шәһәребезнең Чернобыль вакыйгасында катнашучыларга куелган һәйкәл янында тантаналы митинг үтәчәк.
-
Сәпәй авылында солдатка озату йоласын яңартканнар
Элек армиягә китүче егетләрне зурлап, туганнарны, дусларны җыеп, мәҗлесләр ясап озату гадәте бар иде.
-
Актүбә геройларын онытмый
26 марттан 9 майга кадәр “Геройга исемен кайтар” дигән Бөтенроссия хәрби-патриотик акция бара.
-
Азнакайлыларның җан җылысы шифа өстәсен
Бүген Азнакайдан хәрби операция барган җиргә тагын бер машина гуманитар ярдәм җибәрелде.
-
Контракт хезмәтенә чакырабыз
Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә туплый.
-
Азнакайда Марсель Шәйдуллинның ил иминлеге сакчылары белән очрашулары дәвам итә
Шундый чираттагы күрешү Әгерҗе авылы егете белән булды.
-
Азнакайда район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабирҗановлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашты
Бүген район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру йорты күңелле мизгелләрдән шаулап-гөрләп торды.
-
Азнакай районы башлыгы хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
Бүген Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән очрашты.
-
Тымытыкта солдатларга маскировка-киемнәр тегәләр
Азнакайлылар Украинда бара торган хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга беренче көннән үк ярдәм күрсәтәләр.
-
Азнакайда Ватан сугышы ветераны Гайнулла Әюповны 102 яше белән котладылар
Бүген райондашлары Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнулла ага Әюповны 102 яше тулган көн белән тәбрикләргә җыелды.
-
Азнакайлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр
Кичә Азнакай районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр.