Башкармаган эш калмады
Бүгенгедәй хәтерлим, 22 июнь базар көн иде. Без дус кызым Камал белән күрше Хәдичә түтигә ияреп, базарга бардык.
Шулай базарда йөргәндә, бермәл ыгы-зыгы купты, халык шаулаша, таралыша башлады. Без да каушап калдык, ярый әле колхозда хисапчы булып эшләүче Миңлегали абзый очрады, ул безне утыртып алып кайтты. Арабызда тагын бер ир кеше бар, алар тыныч кына: “Безнең ил көчле, сугыш озак бармас, шулай да 4 айларга сузылыр”, – дип сөйләшәләр. Без әкрен генә елашабыз. 4 ай бик озак шикелле тоелды. Икенче көнне авылга районнан вәкил килде, халыкны уяу булырга, төшенкелеккә бирелмәскә чакырды.
Олыларның сөйләве буенча, 1941 елны игеннәр бик уңган иде. Өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар кырда урак уруда, көлтә бәйләүдә, без башак җыябыз. Кырда бер башак та калырга тиеш түгел.
Авылга сугыш барган җирләрдән 12 гаилә килде. Аларны Ютазы станциясеннән каршы алдылар. Алар алты почмаклы йортларга урнаштырылды. Бездә дә 5 кешеле 1 гаилә яшәде. Үзебез 10 җан. Рус балалары бик тиз ияләшеп, татарча укый башладылар.
Кышын чыра яндырып, сукыр лампа яктысында җеп эрләү, яралы сугышчыларга башсыз оек, өч бармаклы бияләйләр бәйләү, бәрәңге киптерү, солы чистарту, кул станокларында киндер сугу, өмәләр оештырып тула басулар – боларның барысы да хатын-кызлар, авылның яшь кызлары җилкәсендә булды.
Колхоз малларына азык әзерләү башланса, Ык буена печән әзерләргә без дә бик теләп китәбез. 15 әр көн шалашларда яшибез. Олыраклар печән чаба, берәү аш пешерә, без печәнне җыеп күбәлибез. Җитен өлгергәч, аны йолку эше дә безгә тапшырыла. Кызыксындыру чарасы да бар: иң күп йолкыганга 5 әр метр сатин. 70 яшьлек әти амбар янында көненә 70-75 әр центнер бөртек чистарта, бушаган арада зелпе тамыры төпли. Барысы да фронтка җибәрелә.
Шул елларда ук сагыз игү башланды. Ул каучук ясарга озатылды. Аны игүдә катнашкан үсмерләр өчен гәлүшләр бүләк иттеләр. Бик зур бүләк иде ул.
Сөйли китсәң, ниләр генә эшләмәдек без ул чорларда! Сугыш елларында авыл халкының төшенкелеккә бирелмичә, фронт өчен, Җиңү өчен көнне төнгә ялгап эшләп, һәр тармак буенча алга куелган бурычларны җиренә җиткереп башкарып чыгуын әле дә искә алып, бу үҗәтлеккә тора-тора сокланам.
Хәсбиямал Вәлиева, Татарстанның атказанган укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев