Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Бәләкәй буйлы, олы йөрәкле әбиләрем

Бөек Җиңү көннәре якынлашканда авылым – Чалпының үзем белгән батыр, игелекле апалары турында күңелемә уелып калган кайбер хатирәләрне барлап утырдым.

Ачлык, ялангачлык, мохтаҗлыкта авыр хезмәт белән  гомер кичергән бу әбекәйләрнең  шушы кадәр игелек, миһербанлык, мәрхәмәтлелек тулган күңел байлыгына әле дә сокланам мин. 

Фатыйманың ире – Җиһаншин Мөхәммәтҗанны Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Әсирлеккә эләгеп,  1942 елда ук  газизенең  үлеме турында  хәбәр ала Фатыйма. Әнә шулай өч бала белән тол кала ул. Әле җитмәсә сукыр кайнанасын да тәрбияләргә кирәк. Фатыйманы авылда “Бәләкәй Патый” дип йөрткәннәр. Буйга кечкенә булса да, ир-атлардан бер дә ким эшләми ул. Пожарный да була, башка  урында да җир җимертеп хезмәт куя. Көне-төне эшләп алҗып кайтып ял итәсе түгел, төннәр буе йон җегерләп, бияләй, оекбашлар бәйләп, фронтка  җибәргәннәр. Фатыйма өч баласын: Нәзирә, Фәния, Мәгъсүмне үстереп, олы тормыш юлына чыгара. Мәгъсүме генә  егет булгач, салкын тидереп үлеп китә.

   Фатыйма әби янәшәсендә һәрчак Хәбибҗамал әби (авылда аны Хәбҗамал дип йөртәләр иде) булыр иде. Алар гомер буе ахирәтләр, бергә булдылар. Хәбибҗамал әби  кияүгә бер дә чыкмаган. Бөек Ватан сугышы күп кенә сылу кызларны кияүсез дә калдырды шул. Хәбибҗамал әби кебек “кыз әбиләр” шактый алар. Хәтерем ялгышмаса, кыз әбиләр турында китап та басылып чыкты. Өе ишелергә торган, ятимә Хәбибҗамал әбине Фатыйма әби үзенә өйдәш итеп кертә. Алар озак еллар шушы өйдә бергә гомер кичерәләр. Әнием үлгәндә мин әле 10 нчы гына сыйныфта укый идем. Менә шушы ике күрше әби мине күз уңыннан җибәрмәделәр, һәрчак ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тордылар, сердәшләрем булдылар. Кечкенә генә гәүдәле, олы йөрәкле бу әбиләрнең күңел җылысы, ярдәмен бик күп авылдашларым тоеп яшәде. “Яңгыр килә бит, печәнегезне өешик әле”, – дип иң беренче булып алар килеп керә. Бәрәңге аласы булса да, көрәкләрен тотып килеп җитәләр. Сабый балалары булган авылдашларга бала да караштылар алар. Менә шулай гомер буе авылдашларыма ярдәмләшеп, шуның куанычын күреп озын гомер кичерделәр бу игелекле күрше әбекәйләрем.

           

   Кытрый  Гайшә

Икенче як күршем – Гайшә әби дә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк иренең сугышта һәлак  булуы турында кайгылы хәбәр ала. Сугыш вакытында авылга кайткан тракторга нәкъ менә тәвәккәл, кыю, ир-атлар шикелле ныклы гәүдәле Гайшәне утырталар.  “Пытыр-пытыр” эшләгән трактордан чыгып, Гайшәгә “Кытрый Гайшә” кушаматы  тагыла. Гайшә  басудан кайтмыйча куна-төнә эшли. Башкача чара юк, эшләргә, икмәк үстерергә кирәк. Басудан кайтып кермәгән Гайшә озын чәчләрен кыска итеп кистереп, башына кепка киеп куя. Беркөн басудан өйгә кайткан Гайшәне бианасы да, балалары да  танымый. Ниндидер бер ир-ат килеп керде, дип уйлыйлар. Хәзер генә бит ул оныгы да, әбисе дә, әнисе дә дигәндәй кепка киеп куя. Кепка киюче хатын-кыз булмаган ул чорда. Ничәмә-ничә көннәр буе юылмаган чәчтә ни булмас. Ничарадан бичара киелгән кепка бит инде ул. Каян танысыннар: Гайшәнең тешләре дә калмаган бит. Трактор двигателен эшләтеп җибәрү өчен стартерның ручкасын  бар көченә бора икән дә, ручка кирегә бәреп, Гайшәнең тешләрен  тәмам коеп  бетергән. Безнең авыл кызлары менә шулай җан-тәннәре белән тырышып, тырмашып Бөек Җиңүне якынайтканнар да инде. Гайшә әби ике кызын: Гөлсинә һәм Тәнзиләне тәрбияләп үстерә. Озын чәчле, бик чибәр Тәнзиләсе бәбәй тапканда үлә. Сабыйга Әлфинур дип исем бирәләр. Ул әбисе тәрбиясендә үсә. Картайган көннәрендә инде Гайшә әбине оныгы тәрбияләп, соңгы юлга озата.  Авылымның андый кешеләре бик күп һәм аларны киләчәк буыннар да онытмасын, батырлык үрнәкләре күңелләрдә мәңге яшәсен иде.     

Гүзәлия  СОЛТАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев