Азнакайда район башлыгы Ватан сугышы ветераннары янында булды
Районыбызда күптәннән килгән йола буенча, район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиңү көне алдыннан ветераннарыбызның өйләрендә барып якынлашучы бәйрәм белән котлады, Россия Президенты, Татарстан Рәисенең дә тәбрикләүләрен җиткереп, изге теләкләрен ирештерде.
Утны-суны кичеп илгә Җиңү яулаган райондашларыбыз бүгенге көнгә нибары икәү калды. Быел Гайнулла ага Әюпов үзенең 102 яшен, Ә Гыйльменур апа Җәләева 100 яшен билгеләп үттеләр. Ветераннарыбызны туган көннәре белән дә район җитәкчеләре белән берлектә Марсель Зөфәр улы шәхсән үзе барып котлаган иде.
Өлкәннәребез якыннарының кайгыртуында муллык-бәрәкәттә матур гына яшәп яталар. Сугышның башыннан ахырынача катнашып, фашистлар белән көрәштә батырлыклар күрсәткән шофер Гайнулла Гаффаз улының хәтере яшьләр көнләшерлек. Бүген дә ул үзләрен котларга килүчеләргә фронт вакыйгаларын сөйләп, истәлекләрен яңартып алды. Өлкән радист, өлкән сержант дәрәҗәсендә тугандаш республикаларны азат итүдә катнашкан Гыйльменур Хисаметдин кызы да бүгенге көнгәчә тормышны, кешеләрне яратуын саклап яши.
–Сез безнең иң кадерле, районның олы горурлыгы булган ветераннарыбыз, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин алар белән очрашуда. –Үзегездән соңгы буынның якты киләчәге, яхшы яшәеше өчен үз-үзегезне аямый тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәнсез. Аннан соң да район, шәһәр үсешенә зур өлеш кертеп фидакарь хезмәт куйгансыз. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев