Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлаулар дәвам итә

Барыбыз өчен дә иң кадерле, иң изге бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлаша.

Бу көннәрдә район һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең фронтовикларны, тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын шул уңайдан котлаулары дәвам итә.

Район үзәк сырхауханәсе баш табиб урынбасары Олег Косоногов һәм оешманың ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина Җиңү солдатының тол хатыны, хирургия бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Әлфия Әхмәт кызы Исламова һәм тыл ветераны – Сәпәй сырхауханәсендә санитарка, хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр Галләмова Сәгъдүнә Лотфулла кызын өйләренә барып якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксындылар.

–Сез безнең өчен бик тә кадерлеләр. Җиңүне якынайтуда үз өлешегезне керткәнсез, гомер буена фидакарь хезмәт куеп яшәгәнсез. Без сезнең алда бетмәс бурычлы, – диде тәрбрикләүләрен ирештереп Олег Олегович. Ул аларның сәламәтлекләре хакында сорашты, киңәшләрен дә бирде.

 Ветераннар икесе дә үз аякларында йөреп, матур гына яшәп яталар. Яннарында – балалары, якыннары.  Сырхауханә җитәкчеләре тарафыннан үзләренә булган игътибар-кайгыртуга алар чиксез рәхмәтле булуларын әйттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев