Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар

Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына үз гомерләрен биргән кешеләр хөрмәтенә Монолит микрорайонының Стәрле Елга урамындагы бушлыкка 800дән артык юкә үсентесе утырттылар.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, микрорайон халкы, 1 һәм 7 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты.

— Утыртылган һәр агач — тере һәйкәл. Шунысы куанычлы, бүген яшьләр арасында экология һәм Ватаныбызның тарихи хәтерен саклап калу өчен эшләргә әзер кешеләр саны арта бара, — дип билгеләп үтте Рәмис Ханнанов.

"Хәтер бакчасы» — бер үк вакытта урманнарны торгызуга өлеш кертүче, урманга һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче, үсеп килүче буынны урманчылык эше белән практикада таныштыручы уникаль башлангыч, - дип өстәде Азнакай урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров.

— Бу игелекле эштән балалар да, өлкәннәр дә читтә калмады. Әйләнә–тирә мохитне яшелләндерүгә өлеш керткән барлык микрорайон халкына зур рәхмәт, — диде 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев