Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Кәҗәләргә закон бармы?

Без үз йортыбыз белән шәһәрнең иске Азнакай өлешендә яшибез.

Капка төпләренә ел да яшь үсентеләр, чәчәкләр утыртып карыйбыз. Ни дисәң дә, яшәгән урынны ямьле итәсе килә бит. Карыйбыз, дим, чөнки алар әз генә баш калкытуга, урам буйлап иркенләп йөргән кәҗәләр киләләр дә, башларын кыркып ашап китәләр. Бу хәлгә бик нык ачуыбыз чыга. Безнең җан җылысын биреп куйган хезмәт юкка чыга, капка төпләрен дә үзебез теләгәнчә матурлый алмыйбыз. Бу кәҗәләр шулай үз ирекләрендә урам тулып йөрергә тиеш түгелдер бит инде. Аларның хуҗаларына берәр нинди закон бармы? Менә шул хакта газета аша аңлатма бирә алмассыз микән?

Хәмит Исрафилов

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, йорт хайваннары, шул исәптән, кәҗәләр,  шәһәр эчендә йөрергә тиеш түгел. Аларны җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән көтү урыннарына чыгару рөхсәт ителә. Әгәр алар караучысыз калып, урамда йөриләр икән, аларның яшел үсентеләргә китергән зыянын хуҗалары закон нигезендә тулысынча капларга тиеш. Урамда йөргән мал-туар махсус урынга илтеп ябыла һәм хуҗаларына карата административ җаваплылык турында беркетмә төзелә.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә административ комиссиянең чираттагы утырышы узып, анда шәһәр урамнарына рейдларның дәвам ителәчәге, хуҗасыз йөргән мал-туарга тап булганда, аларның махсус урынга ябылачагы, ә инде хуҗаларына закон нигезендә штрафлар салыначагы турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев