Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

“Маяк” редакциясендә Сәламәтлек көненә багышлап “Түгәрәк өстәл” үтте

Инде менә 75 ел дәверендә, һәр елны 7 апрель көнне Бөтендөнья Сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Районыбызда да бу көн генә түгел, ә тулаем апрель Сәламәтлек ае дип игълан ителеп, аның кысаларында күптөрле чаралар оештырыла. Инде берничә ел дәвамында килгән традициябезгә тугры калып, редакциядә бу көнгә багышлап “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрдек. Анда район үзәк сырхауханәсе табиблары – медпрофилактика кабинеты мөдире Луиза Мурадымова, педиатрия бүлеге мөдире Илһамия Гыйниятуллина, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе начальнигы Надежда Радионова катнаштылар.

 “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә районда сәламәт яшәүгә багышлап үткәрелгән чаралар, Бөтендөнья Сәламәтлек көненә әзерлек хакында сүз барды, район халкының сәламәтлеген яхшырту, физкультура-спортны, төрле мавыгу-шөгыльләрне үстерүдә эшлекле тәкъдимнәр әйтелде, проблемалар ассызыкланды.

Бу хакта тулырак “Маяк” ның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев