Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

Лениза Кәлимуллина: “Халык белән аңлашып эшлибез”

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр халык белән власть арасында күпер дибез.

Хак та, алар үз территоририяләрендә кешеләрне борчыган проблемаларны район, җаваплы оешма-предприятие җитәкчелегенә җиткереп, бергәләп аларны хәл итү өстендә эшлиләр.

Лениза Кәлимуллина территориаль иҗтимагый үзидарәләр оешкан көне бирле шушы эштә.

– Сигез ел сизелми дә узып киткән. Башта, әлбәттә, кыен булды, чөнки яңа әйбер, эш тәртибен белеп бетермибез. Әмма район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе, кураторыбыз Зәйтүнә Габитова безгә һәрчак ярдәмгә килде. Шәһәрдә 13 рәис кулга-кул тотынып эшләргә өйрәндек. Бүген дә бик бердәм без. Өмәләрдә, бәйрәмнәрдә гел бергә, – дип “Маяк” газетасында журналистлар белән узган әңгәмәдә ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Юбилярларны, ветераннарны тәбрикләү, мөмкинлеге чикле кешеләрнең өйләренә барып, хәлләрен белү, социаль имин булмаган гаиләләрне күз уңында тоту, халыкны кабул итү, идарәче компания белән берлектә бәйрәмнәр оештыру – эшләре санап бетергесез.

– Халык белән аңлашып эшлибез. Үзебезнең үзәктә урнашкан 1 нче урта мәктәп, Мәдәни үзәк коллективларына, депутатларыбызга зур рәхмәтлемен, – ди Лениза Кәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев