Реклама
“Маяк” газетасы редакциясендә җәмәгатьчелек транспорты һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, “ПАТП” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Шәйхелисламов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Рәүпова, социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Лотфуллина катнашты. Алар халыктан кергән һәм журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Җәмәгатьчелек транспорты эшен ничек җайга салырга? Автобус көткәндә кайда ышыкланырга? Такси бәяләре нигә “тешли”? Мәктәп автобуслары, проездной билетлар һәм һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә – бу хакта “Маяк” газетасыннан укып таныша аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз