Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Урманай авылында шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә калдылар

Урманай китапханәсендә олуг шагыйребез Илдус ага Гыйләҗевны искә алып, “Җир улы» дип исемләнгән чара узды.

Бу чарада шагыйрьнең кызы – үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева, иҗатташлары Наҗәт Нәгыймов, Марсель Гарипов, авыл тарихын язуда саллы хезмәт куйган хөрмәтле өлкәннәр, югары сыйныф укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

– Авылыбыз тарихы турында китап язган чорда Илдус аганың соңгы көннәре безнең арада, безнең белән узды, китапханәбез аның соңгы эш кабинеты булды... Җылы хисләр белән яраткан шагыйребезне сагынып искә алдык, укучылар тарафыннан аның шигырьләре яңгырады. Соңыннан чәй табыны янында хатирәләрне яңарттык. Зурлап килгән һәммә кешегә дә зур рәхмәтләремне җиткереп калам, – ди китапханәче Гөлгенә Хәйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев