Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тымытык Сабан туенда мотоблоклар узышты

Бүген район авылларының күпчелегендә Сабантуйлар гөрли.

Тымытык авылында милли бәйрәмебез, елдагыча, зурлап үткәрелде. Ул җыр-биюләргә, уеннарга бай булды. Тымытыклылар авыш баганага менүдә, кул көрәшендә, милли көрәштә, гер күтәрүдә, таяк тартуда бик теләп катнашты. Балалар гына түгел өлкәннәр дә капчык киеп, кашыкка йомырка кабып йөгерүдә, чүлмәк ватуда да актив булдылар. 
Ат чабышы - шулай ук күп тамашачыларны җыйды. Юртакларны һәм чабышкы атларның һәрбесен халык дәррәү алкышларга күмде. 
Биредәге Сабантуйның үзенчәлегеге - мотоблоклар ярышы булгандыр. Быел анда Шәйгардановлар беренче булдылар. Җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев