Монолит чыршысы үзенә җыйды (ФОТО)
МӘДӘНИЯТ

Монолит чыршысы үзенә җыйды (ФОТО)

​​​​​​​Шәһәребездә соңгы елларда төзелеш киң колач алган Монолит бистәсендә урнашкан үзәк чыршы иң беренчеләрдән ачылды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, 4 нче территориаль иҗтимагый үзидәрә рәисе Нурия Хаҗипова биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары олысы-кечесен төрле уеннарга тартып, бүләкләрен өләштеләр. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы кешеләр Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре алдылар.

– Чыршыны да монда яшәүчеләр белән бергәләшеп бизәдек. Уенчыкларны да балалар үз куллары белән ясады. Бүгенге күңелле кичәне оештырырга ярдәм иткән Яшьләр үзәге коллективына, иганәчеләребезшә рәхмәтлебез, – ди нурия Касыймовна.


Нет комментариев