Бүген районыбызның Мәндәй авылында да шаулап-гөрләп Сабан туе узды.
«Хәмит Мөстәкыймов» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин һәм Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов бәйрәм белән тәбрикләп, алдынгы механизаторларга, терлекчеләргә, юбилярларга бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм узган Мәллә аланы, елдагыча, гөр килеп торды: көн буена җыр-моң агылды, кунаклар рәхәтләнеп күңел ачып, уеннарда көч сынаштылар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев