Балалар иҗаты үзәгендә Фирүзә Кадырмаеваның иҗат кичәсе узды.
Елны шундый зур концерт белән тәмамлау Фирүзә Кадырмаева җитәкчелегендәге “Мирас” бию коллективы өчен традициягә әверелде.
“ Менә балалар әти-әниләре, педагоглар, яшьтәшләре алдында үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Киләсе елда да алар уңышлары белән куандырырлар, яңа үрләр яуларлар дип ышанабыз”, - ди сәнгать бүлеге методисты Гүзәл Галеева.
160 яшь биюче педагогларын куандырып, тамашачыга онытылмаслык матур тәэсирләр бүләк итте.
Нет комментариев