Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәндәйдә каз өмәсе үткәрделәр

Азнакай авылларында бүгенге көндә дә халыкның гореф-гадәтләрен, традицияләрен дәвам итәләр.

Мәндәй авылы үзенең кул эшенә, җыр-биюгә осталары белән генә түгел, күпләп мал-туар, кош-корт үстереп тормыш итүче уңганнары белән дә күркәм.

Елдагыча, казларны сую, йолку-чистарту эшләренә хуҗабикәләр авылдашларын, килендәшләрен, туганнарын чакыра, авылда шулай күмәкләшеп эшләү гадәткә кергән.

Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп бара. Авылның берсеннән-берсе сөйкемле  апалары яшь чакларын искә төшереп, үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне сөйли-сөйли, җырлый-җырлый каз йолкыйлар. Ә инде эшне тәмамлап, казларны элеп керүгә, өйдә өмәчеләрне мул табын, кайнар тәбикмәк көтә. 

  “Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарганда, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек тә була,” – дип бүлештеләр Мәндәйнең уңган киленнәре.

 “Икенче елларга да шулай исән-имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен”, - дигән матур теләкләр белән таралышты өмәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев