Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Җәлил укулары”нда 200 гә якын азнакайлы чыгыш ясады

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль турында 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге 200 гә якын азнакайлы катнашты.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә дүртенче елын оештырыла.

– Аның максаты – Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, нәфис сүз белән кызыксынуны уяту, сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү, туган телне саклау һәм үстерү. Чыгыш ясаучыларны бәяләгәндә без текстны яттан белүенә, сәнгатьле башкаруына, әсәрнең яшь үзенчәлекләренә туры килүенә игътибар иттек, – ди жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова.

Муниципаль турда тәкъдим ителгән 174 номерның 20 се беренче урынга лаек булган һәм җиңүчеләр зона турында чыгыш ясаячак.

Бәйгегә кайбер балалар бакчаларыннан 15 ләп конкурсант алып килгәннәр. Мәктәп укучылары арасында да сәхнәдә шигырен онытучылар, сан өчен генә чыгыш ясаучылар күренде. Халыкара бәйгенең дәрәҗәсен аңлап, аңа ныклап әзерләнсеннәр, иң яхшы номерларны гына алып килсеннәр иде, дигән теләктә жюри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев