Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әгерҗе авылында Назиф Хәсәновның җиңел машинасын тартышканнар

Азнакай районы авыл Сабантуйлары рәхәтләнеп көләрлек һәм озак вакытлар сагынып сөйләрлек күңелле мизгелләргә бай булды.

Азнакай | 19 июнь | Резеда ШӘРИПОВА | Уеннар да ат чабышы, көрәш, чүлмәк вату, аркан тарту, багана башына менү, йөгерү белән генә чикләнми хәзер, яңадан-яңасын уйлап табып кына торалар.

Мәсәлән,  Буралыда  һәм Урсайда аякларына ласта киеп, әтәч куганнар.

Ә Күктәкәдә куян тоту ярышы менә ун еллап үткәрелә икән.

Әле моннан тыш куфайкалар, бүрекләр, бияләйләр киеп,  чаңгыда узышканнар, зур чаңда балык тотканнар.

– Халыкка күңелле булсын дип тырышабыз. Яңа уеннарны читтән дә өйрәнеп кайтабыз, кайсысын үзебез уйлап чыгарабыз, – ди күп функцияле үзәк директоры Разания Вәлиева.

Әнә, Балтачта ирләрне-хатыннарны агач атка атландырып узыштырганнар. Аннан соң гаиләле кешеләр берсен-берсе кечкенә арбада “ташыган”.

– Уеннарда бу кадәр актив катнашканнары юк иде әле, көн дә матур булгангамы, кеше шулкадәр күп булды Сабан туенда, – ди авыл җирлеге секретаре Зилә Усманова.

Карамалыда таяк тартышу ярышында бүләк биреп җитешә алмаганнар, хәтта хатын-кызлар үз көчләрен сынарга атлыгып торган.

Мәндәйдә катыктан акча эзләү кызык тамаша булды.

Әсәйдә ике авыл авыл – Әсәй белән Митрәй ирләре һәм хатын-кызлары аркан тартышуда көчләрен сынашканнар. Уеннарда катнашкан балаларга эшмәкәр Шакировлар күп итеп бүләкләр әзерләгән. 30 июньдә Әсәйдә тауда тагын авыл бәйрәме дә үткәрергә уйлап торалар.

Әгерҗе авылы җирлеге башлыгы Назиф Хәсәнов – шаян кеше.

“Кем дә кем машинамны тарта ала, шуңа бүләк итәм!” – дигән сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмәгәннәр, әмма бәхетләрен сынап карарга теләүчеләр табылган.

Әлбәттә, машина ук булмаса да, бүләкләрнең саллысын тапшырганнар үзләренә.

Алдынгы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү дә – милли бәйрәмнең бер йөзек кашы. Һәр хуҗалык аңа үзенчә якын килгән.

Сабантуйга хәллерәкләр читтән артистлар чакырган, кемнәрдер үз үзешчәннәре көче белән үткәргән. Һәрхәлдә, бер генә авылда да мәйдан җырдан-моңнан арынып тормаган. Күпчелек җирдә бәйрәм кичке уеннар белән дәвам иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев