Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь гитарчылары юбилейларын зур концерт белән билгеләп узды

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә “Җырла, гитара!” коллективының юбилей концерты узды.

Яшь гитарчылар коллективы белән менә 20 ел инде өстәмә белем бирү педагогы Регина Стрих җитәкчелек итә. Алар барда җыры фестивальләрендә, район чараларында актив катнашалар.

“Юбилей концертында балалар утыздан артык җыр башкардылар. Элекке укучылары видеокотлаулар юллады, хәтта 2001 елда түгәрәккә йөрүчеләр дә бар иде. Регина Рәсимовна соңыннан үзе иҗат иткән җырны җырлады”, - ди сәнгать бүлеге методисты Гүзәл Галеева.

Азнакайлылар бу коллективны һәрчак шатланып каршы алалар һәм җырларын яратып тыңлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев