Азнакайның Мәдәни үзәге «Кызыл канәфер чәчәге” Бөтенроссия акциясенә кушылды
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Мәдәни үзәге «Кызыл канәфер чәчәге” Бөтенроссия акциясенә кушылды

Әлеге акция кысаларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә патритоик сәгать узды.

Укучыларга Бөек Ватан сугышында солдатларның батырлыгы турында сөйләделәр, “Кызыл канәфер” акциясенең асылын аңлаттылар. Ул локаль конфликтлар ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүдә булышлык итүгә юнәлдерелгән. “Кызыл канәфер” значогын сатып алып, акциядә катнашырга һәм ярдәмгә үзеңнән өлеш кертергә мөмкин.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры


Нет комментариев