Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Шигърият бәйрәме узды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне азнакайлылар быел да зур бәйрәм итеп билгеләп уздылар.

Шигърият кичәсе Тарсус паркындагы Тукай һәйкәле янында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.  Муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галиева Тукай иҗатының мәңгелек икәнен, үзеннән соң килгән буыннарга илһам чыганыгы булып торуын билгеләп үтте һәм  туган телебезне үстерүгә лаеклы өлеш керткән “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзаларына бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә гөлстанчылар, укучылар, сәнгатькәрләребез чыгыш ясады.

Бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган әдәби чара Мәдәният йортында җырлар һәм шигырьләр белән дәвам итте. Республика һәм халыкара әдәби бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук “Маяк” газетасы үткәргән видеобәйге йомгаклары буенча җиңүчеләргә дә район башлыгы урынбасары Роза Галиева һәм газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов дипломнар белән партнер “Бэби маркет” кибетеннән сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.

Соңыннан Казан мәдәният институтының хореография сәнгате факультеты студентлары Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча заманча бию күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев