Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Май чабу бәйрәме күңелле узды

Бүген шәһәребезнең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда славяннарның борынгы йоласы – Май чабу (Масленица) бәйрәме узды.

Кышны озату, язны каршылау бәйрәме уеннарга, җырга, биюләргә бай булды. Алып баручылар бәйрәмне элек ничек үткәрүләре, йолалары белән дә таныштырдылар.

Олысы да, кечесе дә артистларга кушылып рәхәтләнеп биеде, кулга-кул тотынып, әйлән-бәйлән әйләнде.

Бер кырыйда төтеннәрен чыгарып, самоварлар кайнады, табада чыж-чыж майлы коймаклар пеште. Шулай ук ярминкә оештырылган иде. Хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән итен, сөтен, балын сатып куандырдылар.

Азнакайлыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

– 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Шулай ук районыбыз төзелүгә 90 елны билгеләп узабыз. Азнакайда төрле милләт вәкилләре гасырлар дәвамында бердәм, кулга-кул тотынып эшли һәм яши, бәйрәмнәребез дә уртак. Алга таба да шулай тынычлыкта, килешеп, тату яшәргә язсын, – диде ул.

Бу көнне Актүбә бистәсендә дә “Барс” спорт мәктәбе каршында Май чабу бәйрәме һәм чаңгы сезонын ябу үтте. Халык үзешчән артистларга, әкият геройларына кушылып җырлап-биеп күңел ачты, коймак белән сыйланды. Кышны озатып, мәйданда Карачкы яндырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев