Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда каз өмәләре бара

Татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләре, йолалары арасында каз өмәсе дә көтеп алынган, затлыларның берсе.

Әйе, борынгы әби-бабаларыбыз аны милли көйләр, уеннарга төреп әнә шулай чын мәгънәсендә олы бәйрәм әверелдергән. Бу бәйрәмнең безнең көнгәчә сакланып, аңа яңа бизәкләр өстәлеп торуы куандыра. Мәдәният бүлеге шушы матур бәйрәмгә быел да иҗади бәйге игълан итте.

Бәйгене Татшуган авылында да күтәреп алдылар. Янәшәдә генә сулыклары җәйрәп яткан авылда кош-кортны мулдан асрыйлар. Быел да әнә шулай шаулап-гөрләп кыз-кыркын каз - үрдәк өмәләренә җыела. Тәҗрибәле апалардан каз йолку гына түгел, ә аның итеннән, эч-башыннан тәмле-тәмле ризыклар пешерү серләренә дә төшенә алар. 

Халкыбызның моңлы җырлары астында эш-мәшәкатьләр сизелми дә, арытмый да бетеп тә китә. Әнә шулай күмәкләшеп башкарган эшнең бәрәкәтен  исәнлек-иминлектә табыннарда татырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев