Республикабызда “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе старт алды.
Бүген аның район этабы бара. Хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар бәйгегә – үрнәк әниләрне, мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән өлкәсендә югары уңышларга ирешкән, һөнәри эшчәнлектә зур үрләр яулаганнарны, лидерларын, иҗади активларны, гомумән, үзләренең иң лаеклы дип санаган гүзәл затларын, шулай ук ир-егетләрне тәкъдим итәләр. Бәйге өч этапта уздырыла. Аның финал тантанасы Халыкара-хатын-кызлар көнен билгеләп үткәндә ТР Президенты катнашында башкалада үтәчәк.
Нет комментариев