Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай шәһәреннән Наилә Хәернасованың иҗатына чикләр юк

Азнакай шәһәреннән Наилә Хәернасова “Миләш төймәләре” Бөтенроссия иҗат конкурс-фестивалендә өченче дәрәҗә лауреат булды.

Ул Мәдәни үзәктә Венера Лотфуллина җитәкчелегендәге декоратив-гамәли сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнә. Наилә кәгазьдән, балчыктан, бисердан һәм башка табигый материаллардан бик матур иҗат җимешләре тудыра. Балачактан җитди авыруга дучар булса да, үзендә ихтияр көче табып, бәйгеләрдә актив катнаша. Бу аның беренче тапкыр гына җиңүе түгел.

Эпидемиологик хәл аркасында “Миләш төймәләре” бәйгесе дистанцион форматта узган.

“Наилә бәйгедә орлыклар-төшләрдән ясалган панно һәм мозаика рәвешендәге картина белән катнашты. Бик тырыш, эзләнеп, үзе теләп эшли торган бала. Өйләрендә дә кул эшләре зур күргәзмәлек. Аңа алга таба да уңышлар телибез”, – ди Венера Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев