Азнакайның сәнәгать предприятиеләре һәм оешма-учреждениеләр арасында Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм Татарстанда Цифрлаштыру елларына багышлап уздырылган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына йомгак ясалды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакаебызның талантларга бай як икәнен һәм бу бәйгенең әһәмиятен ассызыклап, аны оештыручыларга, хезмәт коллективларына рәхмәтен белдерде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Гран-прига мәгариф идарәсе лаек булды. Беренче урында – Актүбә бистәсе, икенче урында – җылылык челтәре предприятиесе, өченче урында – физик культура һәм спорт идарәсе белән политехника техникумы коллективлары. Шулай ук аерм номинацияләр буенча да җиңүчеләр бүләкләнде.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Нет комментариев