Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай музеенда ниләр генә узмады!

Татарстанда һәр елны уздырыла торган “Музей көне һәм төне” акциясе кысаларында Азнакай төбәкне өйрәнү музее да читтә калмый. Быел ул җиденче тапкыр зурлап уздырылды.

Бу көнне төнгә кадәр музейда төрле чаралар үтте. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, районыбызның 90 еллыгы уңаеннан укучы балалар һәм өлкәннәр өчен квест – уеннар оештырылды. Һәр команда экспозиция заллары буенча узып, биремнәрне үтәделәр. Җиңүчеләргә призлы урыннар билгеләнде, җиңә алмаган командалар да бүләксез калмады. Чараларның икенче өлеше “Осталар аланы”нда дәвам итте. Катырылган йоннан эшләнмәләр, төсле буяулар белән рәсемнәр, кәгазьдән үрелгән кәрҗиннәр, карандаш белән портретлар ясау, агачтан бизәкләп ую, музыка уен кораллары, калфаклар, милли яулыклар бизәү һәм башка осталык дәресләре тәкъдим иттеләр. Ишек алдында балалар өчен күңелле уеннар узды, планетарий эшләде.

Кичке якта урамда бәйрәм тантанасы гөрләде. Аны мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова ачып, бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде. Апрель аенда музейда «Бүләкләр көне”ндә катнашып, фондка әйберләр тапшырган райондашларыбыз, музей активистларына Мактау хатлары, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм үзешчән сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.

Музейга килүчеләрне “Җанлы экспонатлар” экскурсиясе дә дә җәлеп итте, дип хәбәр итә безгә музей экскурсоводлары Гөлфия Мостафина һәм Алсу Идиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев