Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары сандугачтай сайрадылар

“Сандугач сайрар илем” ХХIV балалар һәм яшүсмерләр төбәк фестиваленнән Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңүләр белән кайттылар.

Әлмәт шәһәренең “Юность” ял базасында халык уен коралларында уйнаучылар номинациясе буенча “Рухият” рухи яңарыш фондының “Сандугач сайрар илем” фестивале финалы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Динислам Миннеяров, “Баян төймәләре” дуэты (укытучылары Илгизә Шакирҗанова, Рәисә Әмирова) – I дәрәҗә лауреат, “Хәй, егетләр!” ансамбле (укытучылары Альбина Махиянова), Раян Яхин (укытучысы Илгизә Шакирҗанова) – II дәрәҗә лауреат, Нәзилә Джанзакова - III дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар.

Шулай ук Кәрим Хәсәнов, Ландыш Гәрәева, Юстина Наумова, Ралина Якупова дипломантлар булдылар (укытучылары Римма Гаусеева, концертмейстер Сөембикә Шәфыйгуллина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев