Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары республика конкурсында сәләтләрен күрсәттеләр
МӘДӘНИЯТ

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары республика конкурсында сәләтләрен күрсәттеләр

Әлмәт шәһәрендә Ф.Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы узды.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Нәфис сүз номинациясендә Нариман Латыпов I дәрәҗә, Лиана Янбарисова, Рания Муфахарова, Радел Гәрәев –III дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары - Илдар Динмөхамәтов).

Алар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев