Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы Әгерҗе авылында Яңа еллар күңелле, балаларның каникуллары истәлекле узды

Яңа ел бәйрәменә әзерлек Әгерҗе авылы мәдәният йортында бәйрәмгә 1-2 ай кала ук башланды. Мәдәният йорты каршында өч башлы Аҗдаһа да, Кар кызы, Кыш бабай сыннары да ясалды.

«ГТО нормасы тапшыручы» Кар бабайлар да пәйда булды. Алар янәшәсендә урман кунаклары — куян, төлке, зифа буйлы чыршылар да утларын кабызып, кунакларны дәшеп торды.

Табигать бу елны көйсезләнде шул: я яңгырын яудырды, я ишеп-ишеп карын бүләк итте. Ясаган сыннар да эреп җәфалады. Шулай да җитәкчеләребез тырышлыкны, матурлыкны күреп, хезмәтебезне югары бәяләделәр.Без район күләмендә алдынгы урыннарның берсенә ия булдык. Бик зур рәхмәт!

Мәдәният йорты фойесы да уртак көч, тырышлык белән гүзәллеккә чорналды. Фотозоналар күз явын алырлык, үзенчәлекле булды.

Менә көтеп алган бәйрәм кичәсе дә килеп җитте. Ул үзенчәлекле программа белән үрелеп барды. Әгерҗе авылы җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләп, узган елга кыскача йомгак ясады. Аның теләкләренә ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина да кушылды.

Бәйрәмдә нәни аҗдаһа да туды, куяннар аны юлбасарлардан саклап, яклап кына торды. Убырлы карчык ул явызларны тәртипкә утыртты. Авыл үзешчәннәре үз рольләрен бик оста башкардылар, авылдашлар рәхәтләнеп ял иттеләр. Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары да бик үзенчәлекле булды. Бәйрәм үзешчәннәр концерты, уеннар белән үрелеп барды. Лотерея уенын һәр кеше «өлешемә тигән көмешем» дип кабул итте. Дәртле биюләр, Яңа ел дискотекасыбәйрәмгә тагы да ямь өстәде.


 

Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы мәдәният йорты
сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев