Мәгариф идарәсенең актлар залында район әти-әниләр комитетының беренче утырышы узды.
Анда шәһәр һәм район мәктәпләренең әти-әниләр комитеты рәисләре катнашты.
Утырыш барышында район әти-әниләр комитеты турында положение кабул ителде, 2020-2021 уку елына бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
Районның әти-әниләр комитеты рәисе итеп 4 нче лицейның әти-әниләр комитеты рәисе, республика әти-әниләр комитеты әгъзасы Айдар Айратов сайланды.
Нет комментариев