Президент балалар бакчасы өчен түләү булмаячак, дип белдерде
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Президент балалар бакчасы өчен түләү булмаячак, дип белдерде

Күп ата-аналарны борчыган әлеге сорауга бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында җавап бирде.

“Миңа ата-аналардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларына абонент түләүләрен гамәлдән чыгарырга кушылды. Бу чор өчен түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” диелә хәбәрдә.

 

 


Нет комментариев