Видеоконференция режимында мәгариф идарәсе методистлары дистанцион укыту мәсьәләләрен тикшерәләр.
Районда 650 дән артык педагог бар, аларның 47% ы - "Учи.ру", 47% ы - РЭШ, 24% ы - "ЯКласс", 24% ы - "Открытая школа" платформаларында эшләрен оештыралар. Шулай ук виртуаль факультативлар, педагоглар сайтлары эшли. Директор урынбасарлары өчен тәҗрибә уртаклашу буенча файллар алышу булдырылган, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
Нет комментариев