Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Әлфинә Бикаева (укытучысы Ә.Ханнанова) менә икенче елын рус теле буенча республика олипиадасында призер булды.
Кечкенәдән укырга яраткан, һәр нәрсә белән кызыксынучан кызны башлангыч сыйныф укытучысы Әлфия Гыйлметдиновна күреп ала һәм үсешенә этәргеч бирә. Әлфинә укудан тыш музыка мәктәбенә йөрергә дә вакыт таба: ул “Бәхет” ансамблендә җырлый, фортепианода уйный. Быел сольфеджио буенча халыкара олимпиадада да җиңү яулаган.

Нет комментариев