Җиңү бистәсе мәктәбендә заманча биолаборатория эшли башлады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Җиңү бистәсе мәктәбендә заманча биолаборатория эшли башлады

Районыбызның Мәлбагыш, Актүбә 2 нче урта мәктәпләрендә “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә ачылган биология кабинетлары эшли.

Алар микроклонлаштырган биоматериалдан үсентеләр үстерү өчен заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Җиңү бистәсе мәктәбендә дә шундый лаборатория ачылып, химия-биология укытучылары җиһазлар белән таныштылар һәм беренче тәҗрибәләрен үткәрделәр. Алга таба укучылар биредә фәнни эш белән шөгыльләнәчәкләр.


Нет комментариев