Аккордеон, баян һәм гармунда уйнаучыларның “Феерия аккордеон” VI халыкара конкурс-фестивале Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рубис Зиатдиновка тагын бер җиңү алып килде.
Рубис Зиатдинов баянда виртуозларча уйнап, икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әбсәләмова).
Конкурс Казан шәһәрендә узды. Ул ТР Мәдәният минстрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллияте тарафыннан оештырылган.
Рубис Зиатдиновның күп тапкырлар республика һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүче булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Нет комментариев