Азнакай гимназиясе базасында "Районның иң яхшы беренче сыйныф укучысы" муниципаль бәйгесе узды.
Беренче этапта 23 укучы катнашты. Аларның 11 е икенче этапка чыкты.
Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучысы Ранель Солтанов җиңүче дип танылды.
Икенче дәрәҗә дипломга Актүбә 1 нче мәктәбеннән Камилла Саушкина, өченче дәрәҗә дипломга Азнакай 2 нче мәктәбеннән Әминә Мәрданова лаек булды.
Башка финалистлар да төрле номинацияләр буенча бүләкләделәр.
Нет комментариев