Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе ихатасында спорт мәйданчыгы ачылды.
Шушы көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә укучыларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнер өчен тагын бер урын барлыкка килде: мәктәп ихатасында спорт мәйданчыгы ачылды.
Әлеге мәйданчык – 11 нче ТОС рәисе Владимир Кротов тарафыннан ясалган бүләк.
– Узган ел республика күләмендә откан грант акчасын, район һәм мәктәп җитәкчелеге белән килештек тә, шушындый мәйданчыкка юнәлтергә булдык, – ди Владимир Кротов.
Мондый бүләккә балалар да, ата-аналар да, укытучылар да бик шат.
Нет комментариев