Анда барлыгы 14 мәктәпкәчә яшьтәге балалар коллективы чыгыш ясады.
Бүген 19 нче “Миләшкәй” балалар бакчасында “Идел буе халыклары биюләре” фестиваль-конкурсы узды. Анда шәһәребезнең мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләреннән барлыгы 14 бию коллективы чыгыш ясады.
“Әле фестиваль-конкурс балаларда бию сәнгатенә мәхәббәт һәм төрле милләт вәкилләре арсында дуслык тәрбияләү максатларында районда өченче елын үткәрелә”, – ди мәгариф идарәсе методисты, жюри рәисе Эльвира Сәитова.
Нет комментариев