Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда БДИны югары балларга биргән укучыларны тәбрикләделәр

Алдынгы укучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бүген Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга биргән укучыларны тәбрикләде.

– Сез күрсәткән нәтиҗәләр – безнең өчен бик куанычлы. Тырышып укымасаң, 100 баллны да, 90 баллны да алып булмый. Әлеге саннар артында сезнең, укытучыларның, ата-аналарның 11 еллык хезмәте ята. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, белгечлек алып, кире туган ягыгызга кайтырсыз дип көтеп калабыз, – диде җитәкче.

Соңыннан талантлы чыгарылыш укучылары үзләренең уңышлары белән уртаклашып, кайсы уку йортына керергә җыенулары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев