Мәгариф идарәсе хатын-кызлар советының чираттагы утырышы күп балалы гаиләләргә багышланды.
Идарә аппаратында өчәр бала тәрбияләүче 9 әни эшли. Түгәрәк өстәл артында алар үз гаиләләре белән таныштырып уздылар.
Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Рахманов аларны сәламләп, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек теләде.
Хатын-кызлар советы рәисе Гөлназ Шәмсиева, иҗтимагый совет рәисе, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина, психолог Миләүшә Зарифуллина, профсоюз комитеты рәисе Ләйсән Хаҗипова үз юнәлешләре буенча әниләргә киңәшләрен бирделәр, коллективта хатын-кызларга уңай шартлар тудыру буенча фикер-тәкъдимнәрен белдерделәр.
Сөйләшү чәй өстәле артында бик җылы узды.
.jpg)
Нет комментариев